Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Алкогольсез тормыш"

   Сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр – алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания. Күпме гаиләләр таркала, күпме гариплекләр барлыкка килә, күпме балалар ятим кала?! Ә барысына шул спиртлы эчемлекләр гаепле!

   11 сентябрьдә Иске Ашыт авыл китапханәсендә  “Аеклар көне” узды.

Монда 9 сыйныф укучылары катнашты. Китап күргәзмәсе, плакатлар, презентация ярдәмендә китапханәче тормыштан бик күп мисаллар китерде, буклетлар таратылды.

Очрашуда укучылар алкогольле эчемлекләр куллануның юньлелеккә илтмәгәнлегенә тагын бер кат инандылар.

Кеше җиргә яшәр өчен туа;

Нидер эшли, нидер майтара...

Гомере буе билгесезлектә яши

Нидер эзли, ниһаять, таба.

Кеше җиргә яшәр өчен туа,

Яхшы эшләр калдырып китәргә.

Кеше җиргә туа...