Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Капка төбе, яшьлек хатирәсе"

    Яшь барган саен күңелле балачак, матур, самими яшьлек еллары, сагынып кына сөйләргә калган истәлекле вакыйгаларны хәтердә яңартабыз. Ничектер, үткәннәрнең кире кайтмасын белсәк тә, шул вакытларны янәдән кайтарасы килә.

     Авылның иң күркәм, матур гадәте – кич капка төбендә утыру, шулай бит? Җәмәгатъ, минем белән килешәсездер. Урам тутырып көтүләр кайткач, уңган хуҗабикәләр, яшь киленнәр сыерларын саугач, түгәрәк табын артында тәмләп кичке ашны ашагач, капка төбенә чыгып утыралар иде. Әлбәттә, ак яулыклы әбиләр, бүрек колакчыннарын кыңгыр салган бабайлар, өлкән яшьтәге апаларның гәп корып, дөнья хәлләрен, авыл яналыкларын сөйләшеп утырулары нинди күңелле була иде. Алар тирәсендә бөтерелгән бала-чага, бердән үз уеннары белән мәшгуль булсалар, икенчедән әби-бабайларның сөйләгән гыйбрәтле дә, тәрбияви дә сүзләре аларның колагына керми калмагандыр. Бу, әлбәттә, бүгенге көндә тарих, үткәннәрнең матур кайтавазы булып бара.Татар халкының матур традициясе югалмасын әле, булгач булсын дип, капка төбенә җыелык.

     Әйе, рәхәт итеп үткәрдек кичебезне, матур итеп сайрашып, күңел ачып утырдык капка төбендә. Уеннар да уйнадык, рәхәтләнеп биедек тә. Шигырьләр дә тыңладык, җырлар да җырладык.  Ә кичәбезне теле-телгә йокмый торган, җыр - сәнгатькә баш-аягы белән чумган яшь егетебез Руслан Әхмәтов  алып барды. Чыннан да, матур булды. Вакытның үткәнен дә сизмәдек. Килгән кунакларга бик зур рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп, тагын килегез дип таралыштык авылдашлар белән.

     Ә минем үз чиратымда капка төбенә чыккан хөрмәтле авылдашларыма, өлкән яшьтәге әби - апаларга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Исән булыгыз, сәламәт булыгыз әле, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар. Татар халкының традицияләрен югалтмыйча матур итеп яшик әле.