Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ипи басуда үсә"

    Амбарга экскурсиягә барыр алдыннан, балалар белән ипи турында әңгәмә кордык. Ипи пешерү өчен нәрсәләр кирәк? дигән сорауга җавап эзләп, без амбарга юл тоттык. Амбардагы ашлык төрләре белән танышып, кулларыбызга тотып карап, аермаларны ачыкладык. Ипинең өстәлгә килгәнче күпме катлаулы юллар үтүен ачыкладык. Ашлык үстерү, ашлык җыю техникалары белән таныштык. Амбар җитәкчесе Азат Абдулла улы да балалар белән аралашып, үзенең фикерләрен җиткерле.