Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Национальные узоры татарского народа"

    17 августта китапханәдә "Татар халкының милли бизәкләре" дигән фольклор кичәсе узды. Чарада катнашучылар белән бергә татар милли декоратив сәнгатенең серләре ачылды, кунаклар милли бизәнү әйберләре белән эшләүнең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре турында белделәр. Бүгенге, этник мода үсешендә, төрле яшьтәге татар хатын-кызларын матур милли бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин.

     Китапханәгә  татар милли баш киемнәре: калфак, күкрәкчә, түбәтәй тегү буенча остабикә Вахитова Гөлзада Альберт кызы килгән иде. Ул милли баш киемнәрен ясау һәм аның тарихы белән таныштырды. Китапханәче татар милли киеменең барлыкка килү тарихы һәм татар халкының мәдәни традицияләре турында сөйләде, "Миллилек үзебездән башлана" исемле күргәзмәгә күзәтү ясады.