"Экстремизм һәм терроризм - иминлек өлкәсендә төп куркыныч тудыручылар"
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.
5 сентябрь көнне Иске Ашит авыл китапханәчесе 9 сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризм – иминлек өлкәсендә төп куркыныч тудыручылар” исемле сөйләшүләр алып барды.Укучыларга бик күп файдалы мәгълүматлар җиткерелде, куркыныч сайтлар, терракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.