Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Милли уеннар"

     Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максатыннан, "Авылларда мәдәни-хәрәкәтле уеннар, күңелле стартлар туры" башланып китте. Әлеге чараны "Мәдәният идарәсе" учреждениеләре, "Мәгариф идарәсе", "Яшьләр һәм спорт бүлеге", ФОРПОСТ һәм "Мәрхәмәтлелек үзәге" хезмәткәрләре, белгечләре берләшеп оештыра.
Иске Ашыт гомумбелем мәктәбе базасында балалар өчен узган бу чараны оештыруда Ташкичү авыл җирлегенең мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш керттеләр.

   Халык хәрәкәтле уеннары күп гасырлык тарихка ия. Алар борынгы заманнардан сакланып калган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Милли гореф - гадәтләрне үз эченә алып, буыннан - буынга күчеп килгән. Күңелле хәрәкәтле уеннар - ул безнең балачак! Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, китапханәче  «Милли уеннар» дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрде. Сораулар бирде, табышмаклар әйтте. Ахырдан татар халкының милли уеннары "Гөлбану", "Йөзек салыш", "Ал кирәк, гөл кирәк" уеннарын уйнадык. Бик күңелле булды.