Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Яңа елда яңа шатлык, яңа җыр.

   4 гыйнвар көнне Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл халкы белән берлектә Иске Ашыт авылының Үзәк урамында “Яңа елда яңа шатлык, яңа җыр!” дип аталган урам елкасы үткәрдек. Елканы оештыручы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи булды.

    Көндезге бәйрәм сәг. 13.00.дә башланып китте. Төрле концерт номерлары, уеннар, ярышлар,киенеп килгән кунаклар халык күңеленә хуш килде. Урамда самовар кайнатып, бар кунакны кайнар коймак  белән чәй эчердек. 

    Кичке бәйрәм сәг.20.30. да башланып төне буе дәвам итте. Бәйрәмгә күрше авыллардан да бик күп кунаклар килде. Уен-җырлар, ярышлар, дискотека. Халык бик теләп катнашты. Киенеп килгән кешеләргә урыннар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне оештыруда спонсорларыбыз булып авылыбызның шәхси кибетләре, җыр-уен җанлы кешеләре булды. Аларга зур рәхмәтебезне җиткердек. Бәйрәм ахырында салютлар аттыру бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.