Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Китаплы аланда"

    Җәй - буш вакытны файдалы итеп үткәрү, белем багажын тулыландыру, кызыклы шөгыль табу, яшьтәшләр белән аралашу, шулай ук китапханәгә килү, конкурслар һәм викториналарда, бәйрәмнәрдә һәм башка китапханә чараларында катнашу өчен менә дигән вакыт. 3 августта Иске Ашыт авыл китапханәсендә «Китаплы аланда» дигән әдәби алан узды. Чара башында җәй турында, елның иң яхшы вакыты турында, җәйге тәҗрибәләр турында сөйләштек һәм мавыктыргыч сәяхәткә киттек. Ә сәяхәтебез табышмаклар һәм викториналар белән башланды. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр: катлаулы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларның җаваплар таптылар, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. "Җәй, китап белән җылы!" исемле күргәзмәдән матур китаплар белән танышып, җәй турында язылган матур өзекләрне кычкырып укыдык. Балалар китапларны өйләренә дә алдылар.