Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Самавыр чәйләре тәмле"

     Элек-электән самавырлы йорт ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

     Күптән түгел генә безнең мәдәният йорты каршында  “Самавыр бәйрәме” гөрләп үтте. Анда авылыбызның өлкәннәре  катнашты.  Китапханәче тамашачыларга самавыр хакында бик күп кызыклы һәм фәһемле мәгълүмат җиткерде. Өлкәннәребез яшь вакытларын искә төшереп, сөйләшә – сөйләшә тәмле мәтрүшкәле самавыр чәе эчеп, яшьлектә җырланган җырларын көйләп бик матур аралашып утырдылар. Төрледән – төрле конкурслар оештырылып, “Сигезле”, “Капкалы”, “Челтәр элдем читәнгә” исемле борынгы уен – җырларын искә төшердек. Бик күңелле кичә булды.