Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Исәнме, Яңа ел!

 

 30 нчы декабрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме Яңа ел” дип исемләнгән балмаскарад кичәсе үткәрдек.

 

   Дөньяның иң караңгы көннәрен дә яктыртып, киеренке ыгы – зыгыларны йомшартып, бөтен вак – төякне оныттырып, бала – чагаларны гына түгел, чал чәчлеләрне дә көлдерә, куандыра торган, ниндидер бер могҗиза көтә торган бәйрәм ул, яңа ел! Әйе, бу минутларда без дулкынландыргыч мизгелләр кичерәбез. Ул безне тарихның тагын бер баскычына күтәрә. Еллар, айлар мылтыктан аткан пуля шикелле әллә кайларга очалар да югалалар. Ләкин һәр ел кеше күңелендә үз эзен калдыра. Җыеп кына әйткәндә, без яңа елга ышаныч белән керәбез. Ул илебез үсешендә яңа борылыш елы булыр дип өметләнәбез. Кеше гомер бакый, кем булуына карамастан, киләчәккә өмет – ышанычлар белән яши. Ул гомере буена һәр килер көнгә, һәр яңа елга зур өметләр белән аяк баса, үзенең, якыннарының, халкының яхшырак тормышта яшәвен тели. 2016 елның ничек узуы-әлбәттә, үзеңнән тора. Син тырышырга, хезмәткә өйрәнергә, тормышның матурлыгын, гүзәллеген аңларга һәм тоярга, сәламәт, көчле һәм тырыш булырга омтылырга тиеш. Тик шул вакытта гына Яңа ел бәхет-шатлык, уңышлар алып килер.

 

   Бәйрәм кичәсе үзешчәннәребез башкаруындагы матур җырлар, скетчлар, бию коллективларының дәртле биюләре  һәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмне Маймыл белән Сарык, Кыш бабай һәм Кар кызының, яңа ел һәм иске елның  килүләре тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар алдынгы игенчеләрне, терлекчеләрне котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, аларның берничәсен сәхнәгә чакырып, җырладылар, биеделәр. Маймыл елында туучыларга аерым игътибар бирелде. Алар сәхнәгә чыгып үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кичә бик күңелле үтте. Кичәдә 240 кеше катнашты.