Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яшь гомернең кадерен белик"

    Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында китапханәче яшьүсмерләргә елдан-ел җитдиләнә барган куркыныч турында сөйләде - наркотикларны яшүсмерләр арасында тарату һәм куллану. Яшьүсмерләрне упкынга алып баручы адымнан ничек саклау, наркотикларның психик һәм физик бәйлелеге турында, әйләнә-тирәдәге кешеләр наркотиклар кулланып карарга этәрә һәм бу хәлдә нәрсәне истә тотарга кирәклеге турында сөйләштек. Балалар дискуссиядә катнаштылар - дустың / дусты / наркоман булгач нишләргә? Төрле карашлар әйтелде - аның гадәте белән көрәшү; ул ничек бар, шулай аралашуны дәвам итү; аралашуны туктату; әти-әниләргә, укытучыга, мәктәп психологына хәбәр итү.

    Чарада катнашучылар шулай ук “Сәламәт яшәү рәвеше” викторинасында катнаштылар. Наркотиклар белән гамәлләрнең кайбер төрләре өчен һәм җинаять җаваплылыгы турында; наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында искә төшерделәр.

     Соңыннан видеоролик карадык, "Дөнья яме үз кулыңда" исемле күргәзмә белән таныштык.