Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Һәйкәл булып кала Батырлар"

       22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Иске Ашыт  авыл китапханәсе балалар белән  «Һәйкәл булып кала Батырлар» дигән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче сугыш елларындагы вакыйгалар, сугышның башлану тарихын  һәм безнең өчен җирдә тынычлык яулаган кешеләр, өлкәннәр белән беррәттән Җиңүгә өлеш керткән сугыш балалары, фронтларда һәм тылда якташларыбызның күрсәткән батырлыклары, немец гаскәрләренең һөҗүмен беренче булып кабул иткән Герой шәһәрләр турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм илгә җиңү белән кайткан авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында әңгәмә уздырды. Һәйкәлдән бабаларыбызның исемнәрен таптык.       Китапханәгә кереп “Алар җиңү алып кайтты Ашытыма” исемле альбом белән танышып, “Хәтер” китабыннан бабаларыбызның исемнәрен кычкырып укыдык, күргәзмә белән таныштык.

Чара ахырында катнашучылар шәмнәр кабызып  фронтта һәм тылда һәлак булган батырларны искә алдылар.