Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Һәр бала кояшка үрелә"

     1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен "Кояшка үрелә һәр бала" исемле күңел ачу программасы оештырдык. Балалар үзләренең әти - әниләре, әби - бабайлары белән килделәр.  Мәдәният хезмәткәрләре нәни дуслары өчен бик матур күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр. Балалар рәхәтләнеп кояшлы, җылы көннең кадерен белеп күңел ачтылар, уйнадылар, көлделәр, конкурс- бәйгеләрдә катнаштылар.

     Китапханәче үзенең "Матур китаплар сезнең өчен" исемле китап күргәзмәсендәге  китаплардан өзекләр укып балаларны каникулда китап укырга чакырды. Әкиятләр буенча кызыклы викторина балаларга аеруча ошады. Иң күп җавапны Казан шәһәреннән кайткан 2 сыйныф укучысы Илвина бирде. Илвина ул һәр җәйне һәм каникул вакытларында иң күп китап укучыларымның берсе. Менә күп укуның нәтиҗәсе дигән фикергә килдек. Бәйрәм бик күңелле үтте, өлкәннәребез балаларга көч биреп торды. Ахырдан тәмләп чәй эчтек.