Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балачак илендә" (Р.Мингалимгә - 80 яшь)

  15 августта Татарстанның халык шагыйре, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 80 яшь тула.

  Балаларның каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, без балалар белән мәктәп янындагы ял бакчасына чыктык. 15 август шагырь, кызыклы хикәяләр авторы Р.Мингалимнең туган көне. Без аның иҗатын искә төшердек, шигырьләрен , хикәяләрен кычкырып укыдык. Балалар арасыннан “Иң яхшы укучы”ны билгеләдек.