Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"По страницам любимых книг"

     "Библиотөн - 2023" акциясе кысаларында безнең китапханәдә педагог һәм остаз елына багышланган "Яраткан китап битләре буйлап" исемле чара узды. Библиотөн акциясенең темасы: "Бергәләп укыйбыз!"

       Һәр кеше тормышындагы мәктәп бик мөһим урын алып тора. Чөнки мәктәптә бала һәр көннең күбрәк өлешен генә түгел, ә балачакның зур өлешен дә үткәрә. Бәлки, шуңа күрә мәктәп темасы әдәбиятта күп еллар дәвамында иң популяр тема булып кала бирә. Чара кунаклары башлангыч сыйныф укучылары мәктәп атмосферасына чумдылар, мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, "Мәктәп тормышы китап битләрендә" исемле күргәзмәгә куелган әсәрләрдән мәктәп тарихларын, кызыклы урыннарны кычкырып укыдылар. Кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, артык сүзләрне таптылар, мастер класста катнашып, бик матур значоклар ясадылар. Күргәзмәдәге кызыклы китапларны өйләренә укырга алдылар.