Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сугыш тарихы - гаилә тарихларында"

      Сугыш тарихы - гаилә тарихларында...
      Һәрбер кеше өчен гаилә - тормышта иң кадерлесе ул. Һәрбер гаиләне илебез тарихының бер өлеше дип саныйм. Үзеңнең бабаларыңны, нәсел җебеңне яхшы белгәндә генә, тарихны аңлап була. Сугыш җилләре һәр гаиләгә кагылган, бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән.
"Сугыш тарихы гаилә тарихларында"дигән исем астында түгәрәк өстәл артыңда әңгәмә оештырдык. Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләләрдә нинди эз калдыруын ачыкладык. Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары турында, бүгенге көндә барлык халыкны тетерәндергән махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация хакында сөйләштек.
"Сөембикә" журналыннан Алсу Шакированың "Әнкәй, мине бик сагынсаң..." дигән мәкаләне укыдык.