Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

     1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел.

     "Балаларга сугыш турында укыйбыз" халыкара акциясе быел 14 нче тапкыр үткәрелде. Балаларга Ә. Еникинең "Бала", З. Хөсниярнең "Җиңү күбәләге" исемле хикәяләреннән өзекләр  укылды. Ахырдан шаблоннар буенча тынычлык кошы күгәрчен рәсемен кисеп алдык.