"Тукай - шигърият теле"
Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай - шигърият теле» дип исемләнгән шигърият сәгате үтте. Чарада Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбенең 3 сыйныф укучылары катнашты.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар, Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият-поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ахырдан татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын җырладык.