Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Дуслык күпере"

   22 апрель көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Дуслык күпере" исемле бик матур очрашу кичәсе булып үтте. Кичәдә ызандаш күршеләр "Нур" халык театры белән "Саяра" халык театры очрашты. Тамашаны Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи алып барды. Ике театр коллективы капка төбендә очрашып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мәзәк хәлләр сөйләшеп, спектакльләрдән өзекләр уйнап, борынгы уен җырларын искә төшереп күңелле ял иттеләр. Бик матур һәм файдалы очрашу булды. Киләчәктә дә бергә дус - тату булып яшәргә язсын.