Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без Тукай оныклары"

     Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән " Без Тукай оныклары" исемле әдәби сәгать үткәреп, балаларны "Кәҗә белән Сарык" әкияте белән таныштырдык. Тукай турында кыскача мәгълүмат бирелеп, "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен искә төшердек. Балалар үзләре дә бик күп шигырьләрне ( "Кызыклы шәкер", "Карлыгач", "Бала белән Күбәләк",...) яттан өйрәнгәннәр. "Тукай иҗаты балаларга" исемле күргәзмәдәге китапларны карап, "Шүрәле" курчаклары белән танышып, кичәбез бик күңелле дәвам итте.
      Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның  күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың («Туган авыл», «Карлыгач»). Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди.
       Һәр баланың күңеленә Тукай Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарыгы белән кереп кала. Без кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда «Су анасы» күңелгә шом сала. Урманга керсәк, «Шүрәле» искә төшә. Өйдән ерак китсәк, «Туган тел»не көйләп юанабыз.
       Рәхмәт сиңа, Тукаебыз, кызыклы әкиятләрең, матур, тәрбияви шигырьләрең өчен!