Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җир - уртак йортыбыз"

      11 апрель көнне Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Җир - уртак йортыбыз" исемле экологик сәяхәт оештырдык.
      Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.
        Балаларга кунак булып килгән карга баласы Каркылдык һәм аның әнисе төрле аяныч хәлләргә тап булдылар. Барыбыз бергә Каркылдыкка ярдәм иттек.
       Уеннар аша балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмавына инандылар. Табигатьне, җиребезне, сулыкларыбызны сакларга сүз бирделәр.

       Чара ахырында балалар игътибарына күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.