Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кошларым - дусларым"

 

     3  нче апрель көнне Иске Ашыт  авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән  кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырылды.

     Дәрес өч өлештән торды. Беренче өлештә балаларга кошларны яклау, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт турында сөйләнде. Өйдә яшәүче кошлар – попугайлар турында сөйләштек. Сыерчык оялары, ояда яшәүче кошларны куркытмау, күкәйләренә тимәскә кирәклек искәртелде. “Яз хәбәрчеләре”  исемле күргәзмә аша кошларның төрләре белән, рәсемнәре белән таныштык.

      Дәреснең икенче өлешендә Арча районы  Кызыл китабына кертелгән кошларга багышланган викторина үткәрелде. Балалар сорауларга җавап биреп баллар җыйдылар.

      Өченче өлештә исә, кошлар турында шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыдык.