Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Юбиляр китапларда кунакта"

      Быел Балалар китабы атналыгы үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, Иске Ашыт авыл китапханәсе бакча балаларын  юбиляр китаплар белән таныштырды. Болар: Г. Х. Андерсен «Гадкий утенок»(180 яшь), «Стойкий олавянный солдатик» (185 яшь), В. Бианки «Чей нос лучше»(100 яшь), К. И. Чуковский «Тараканище» һәм «Мойдодыр»(100 яшь).

      Китапханәче китапларга күзәтү ясады, рәсемнәрен  күрсәтте, әкиятләрне укып чыкты.  Бигрәк тә балаларга "Мойдодыр" әкияте ошады.  Әкият чиста -  пөхтә булырга өйрәтә. Үзеңнең йөзеңнең һәм тәнеңнең чисталыгын мөстәкыйль күзәтеп торырга, шулай ук үз бүлмәңдә тәртип урнаштырырга онытмаска кирәклекне кисәтә.  Балалар һәрвакыт пөхтә булырга сүз бирделәр.