Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Театр - көлдерәдер, елатадыр..."

     Бүген театр көне уңаеннан, мәдәният йортыбызда "Театр көлдерәдер, елатадыр..." исемле бик матур кичә булып үтте. Кичәне "Саяра" халык театры үзешчәннәре һәм "Хыял" балалар төркеменә йөрүче балалар үткәрделәр. Ә кичәбезнең кунаклары Ашытбаш авылыннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар.
     Кунакларыбызны китапханәче каршы алып, "Театр - милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе" исемле күргәзмә белән таныштырып, театр турында сөйләп үтте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Саяра" халык театры турында, балалар тарафыннан куелган спектакльләр, театрыбызга нигез салучы Саяра Фаттерахманова турында сөйләп, аның мактау грамоталары, медальләре, уйнаган рольләре белән таныштырды.
     Кичәбез сәхнәдә дәвам итте. "Хыял" балалар төркеме кунакларыбызга спектакльләрдән өзекләр уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Кичәбезне Саяра ханымның улы Татарстанның халык артисты Ф. Фәтхи белән Г. Вахитова бик матур итеп алып бардылар. Алар балаларны уйнаттылар да, көлдерделәр дә, бүләкләделәр дә. Биткә грим салу буенча мастер класс та күрсәтелде. Кичәбез бик матур дәвам итте.
Кунакларыбыз да читтә калмадылар, һәрбер уенда катнашып, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Бик матур дустанә очрашу булды.