Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Театрның тылсымлы дөньясы!"

   Иске Ашыт "Саяра" халык театры артистлары Кышкар авыл клубында "Театрның тылсымлы дөньясы!" дип исемләнгән кичәдә булып кайтты. Кичә районыбызның күренекле шәхесе Саяра Фаттерахманованың якты истәлегенә багышланган иде.
    Китапханәче Кышкар авылы тамашачысына "Сәнгатькә багышланган гомер" исемле күргәзмә тәкъдим итеп, Саяра Фаттерахманованың башкарган хезмәтләре, ирешкән уңышлары белән таныштырды. "Саяра" халык театры үзешчәннәре тарафыннан, Саяра ханым яратып башкарган рольләр тамашачыга тәкъдим ителде.
"Нур" халык театры белән "Саяра" халык театры арасында бик күңелле уен - ярыш оештырылды. Искиткеч матур очрашу булды. Ике театр арасындагы дустанә мөнәсәбәт беркайчан да югалмасын, һәрвакыт бергә, аралашып яшик. Шундый матур кичәгә чакырулары өчен Кышкар авыл клубы хезмәткәрләренә, китапханәче - хезмәттәшем Гөлнара Рәшит кызына зур рәхмәтләремне җиткерәм.