Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Батулла әкиятләре" (Р. Батуллага - 85 яшь)

    Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучы гаиләсендә туа.
Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмаларын ,пьесаларын, көндәлек матбугатта, телевидение экраныныннан карап та беләбез. Боларның күпчелеге балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучыларына үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. Без дә күргәзмә янында тагын бер кат Батулланың иҗаты белән таныштык.
      Р. Батулла - Татарстанның халык язучысы (2008), режиссер, публицист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2006) лауреаты.
Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле.
     Р.Батуллага 85 яшь, шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Батулла әкиятләре" буенча сәяхәт иттек. Язучының "Аюлар", "Җир мае", "Колакчын Тафи" исемле әкиятләрен укыдык. Әкиятләр буенча фикер алыштык.