Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Язгы гөлемдер - иман, Ана телемдер - иман"

   20 март  көнне  Иске Ашыт мәдәният йортында "Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында, "Язгы гөлемдер - иман, Ана телемдер - ислам" исемле  бик матур очрашу кичәсе  булып узды. Кичәбезгә кунакка  күренекле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде.
     Кичәбезне мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Хуш килдегез мәрхәбә" исемле мөнәҗәт  белән башлап җибәрделәр.  Китапханәче кичә барышында  кунагыбызның балачагы, яшьлек еллары, башкарган хезмәтләре турында кыскача сөйләп үтте.  "Ислам дине - яшәү үрнәге" исемле күргәзмә аша,  килгән кунакларга телебез, динебез турында мәгьлүмат биреп, кунагыбызның рәхмәт хатлары, дипломнары белән таныштырды. Чыгышлар презентация ярдәмендә тулыландырып барылды. Залда утыручы тамашачылар Рая ханымга кызыксындырган сорауларын бирделәр, тулы, матур җаваплар да ишеттеләр. 
    Кичә барышында моңлы, йомшак тавышы белән Рая апа мөнәҗәт тә, үзе язган шигырыен дә бүләк итте. Кичәбездә шулай ук авылыбызның әйдәп баручы мөгаллимәсе Рәдифә ханым да чыгыш  ясады. Рәдифә ханым  авылыбызның 7 шәкерте,  Иске Ашыт авылы мәчете каршындагы курсларны тәмамлап, Рая Фатхуллинага сынау тапшырып, шаһәдәтнәмә алулары турында хәбәр итте, аларны котлап үтте.
    Рая Фатхуллина көчле, барыбыз өчен дә үрнәк шәхес. Мондый очрашулар дәвамлы булса  иде,   очрашуга килгән авылдашларның һәм  кунакларның күңелләрендә җылы хисләр генә калгандыр дигән теләктә калабыз