Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мөгаллимә, остаз, укытучы..."

    Мөгаллим, остаз, укытучы...

    Төрле чорларда төрлечә аталса да, аның максаты бер - киләчәкне гыйлемле кеше белән баету.
Һәр кеше язмышында мәктәп еллары билгеле бер урын алып тора. Алар балачакның күңелле хатирәләре булып гомерлеккә истә кала. Вакытлар үтү белән, кеше үзенең укытучыларын ешрак исенә төшерә, алар хезмәтенә бәя бирә алыр дәрәҗәгә җитә. Олыгайган саен укытучыларга рәхмәт хисләре арта гына бара.
     Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Бүгенге кичәбезнең геройлары да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәтләре белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанган, олуг йөрәкле ветеран укытучылар.
      Кичәбез кунаклары үзләренең яшьлек елларына кайтып, укыткан еллары, укыткан укучылары, үзләренең остазлары турында бик дулкынланып искә алдылар. Хәзерге көндә инде алар үзләре үз укучыларының остазлары.
Кичәдә катнашкан Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе укытучылары да ветеран укытучыларыбызга үзләренең җылы фикерләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

      Кичәбез матур җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Һәрбер кичәдә катнашучы үзенең беренче укытучылары, мәктәп елларындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты.

Укытучым! Эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп, яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасың.
Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак ягасың.
     Сабыйлык, балалык чорын үтеп, инде олыгайсак та, Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк, олы йөрәкле Укытучылар булып калачаксыз.