Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сугыш турында мин китаптан белдем"

  22 июнь – Хәтер көне.

  1941 нче ел. 22 нче июнь таңы. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч иртәдә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

  Иске Ашыт авыл китапханәсендә узган танып белү сәгатендә китапханәче балаларга 76 ел элек (22 июнь 1941) шушы көнне сугыш башлануы, сугыш афәте нәтиҗәсендә ничә миллион ватандашларыбызның һәлак булуы турында мәгълүмат бирде. Сугыш турында шигырьләр укыдык, җырлар тыңланды, ахырдан бер минут тынлык белән батырларны искә алдык.