Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әни кирәк"

    8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – язның, мәхәббәтнең һәм гүзәл затларыбыз бәхетенең иң якты чагылышы булган бәйрәм.
Замананың нинди генә булуына карамастан, үз асылын җуймый һәм әһәмиятен югалтмый ул. Аның нәкъ менә табигать уяна башлаган ел мизгеленә туры килүе дә һич очраклы түгелдер. Чөнки хатын - кыз - барлык кешелекнең яшәеш чыганагы, йорт һәм гаилә җылысын саклаучы булып тора. 
    8 март Халыкара  хатын-кызлар көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, өлкәннәребез белән "Әни кирәк..." исемле әдәби - музыкаль бәйрәм кичәсе булып  узды.
     Кичәбез моңлы  җырлар, матур биюләр һәм кызыклы скетчлар белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез дә читтә калмады. Һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте.