Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Талбишектә үстек без дә..."

    Бишек җырлары халык җырлары белән бер үк вакытта барлыкка килгән дип карала. Алар инде моннан мең еллар элек тә яшәгәннәр.
    Салмак кына агылучы моңлы аваз сабыйны тынычландырган. Ул сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да җырны тыңлап изрәп йокыга киткән. Ана теле иң беренче балага бишек җыры аша үтеп кергән.
Бу җырлар ни өчен бишек җырлары дип атала соң?
Бу да безнең тарихыбызга барып тоташа. Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапканнар .Ул “бишек” дип аталган.
Ә аларның ниндиләре генә булмаган! Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә,агачны уеп ясалганнары да, тактада сырлап эшләнгәннәре дә... Биредә горур, уңган әтиләребезнең,газиз бабаларыбызның матурлык белән бергә үрелгән өметләре, һөнәргә осталыклары,рухи дөньлары чагыла.
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә.
Ничек җырламасын бишек
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә
Сизелмимени бер дә?!
Шушы бишекне тирбәтеп әниләребез, әбиләребез җырлар җырлаганнар.
Бишек тирбәткәндә килеп чыккан әлеге җырларны бишек җырлары дип йөртә башлаганнар.
“Әлли-бәлли бәү” . Әлеге юллар һәрбер бишек җырында кабатлана. Ул җырның сүзләре һәм көйне үзара бәйләүче күпер ролен үти.
Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Тал бишектә үстек без дә..." исемле фольклор сәгате үткәрдек. Балаларны бишек җырлары, бишек төрләре белән таныштырдык. Әлбәттә хәзерге заманча бишекләр, коляскалар булганда, талдан үрелгән бишек балаларда зур кызыксыну уятты. Алар бик теләп бишек җырларын көйләп, курчакларны йоклаттылар. Милли уеннарыбызның берсе булган, "Йөзек салыш" уены балаларга бик ошады.