Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Эзең калсын маяк булып..."

     25 февраль көнне  Иске Ашыт мәдәният йортында "Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Эзең калсын маяк булып..." исемле әдәби - музыкаль кичә булып узды. Кичәбез авылыбызның легендар шәхесе ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманованың якты истәлегенә багышланды. Кичәдә Саяра ханымның хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары катнашты. Саяра ханым яратып башкарган рольләр: К. Тинчурин "Зәңгәр шәл" спектаклендә Хәдичә роле (башкарды Зөлфия Фатхуллина), М. Фәйзи "Галиябану" спектакленнән Галиябану роле (башкарды Гөлзада Вахитова), "Казан сөлгесе" спектакленда Шәмсия әби роле (башкарды Гөлзада Вахитова) һәм башка рольләрне Саяра халык театры артистлары бик матур итеп халыкка тәкъдим итте. Чарада Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе укучылары да катнашты. Килгән кунакларга  "Сәнгатькә багышланган гомер" исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Һәм әлбәттә инде кичәбезнең төп кунагы, Саяра Фәттерахманованың улы, Татарстанның халык артисты ФЕРДИНАНД ФӘТХИ булды.