Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ашыт елгасы буенда" ( Экскурсия)

  Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.

  Безнең авылда  да бик матур урыннар күп. 16 июнь көнне без китапханәгә даими йөрүче  укучылар белән экскурсиягә чыктык. Сәяхәтебез “Ашыт” елгасы, “Габделнур” чишмәсе буенча дәвам итте. Балалар дару үләннәре җыйдылар, чишмәнең саф суын авыз иттеләр, туган авыл табигатенең матурлыгына сокландылар. Табигать турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар.

 Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.

 Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.