Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хәтер бизәге"

   Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре динебез белән бәйле. Мөнәҗәтләрне генә алыйк. Совет елларында мөнәҗәт әйтү онытылды. Ә соңгы елларда фольклорның бу жанрына игътибар арта башлады. Республикабызда аккалфаклылар дин әһелләре, мәдәният учаклары белән берлектә мөнәҗәт әйтүчеләрне барлыйлар, фестиваль, бәйгеләр үткәрәләр. Мәҗлесләрдә я булмаса бәйрәм кичләрендә мөнәҗәтләр уку да көндәлек тормышыбызга кереп бара.

 Үлем һәм мәңгелек, кешенең эчке  кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Алар электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Шул якны да истә тотып, авылыбызда  да  мөнәҗәтләр  кичәсе уздырып карарга, бәйге үткәреп булырлык мөнәҗәт әйтүчеләрне тупларга кирәк, дигән фикергә килдек.

   Кичәдә барлыгы унбиш хатын-кыз катнашты. Күбесенчә дини мөнәҗәтләр көйләнде. Камилә апа Шәймәрдәнова, Гөлсинә Халикова, Рәдифә Файзуллина, Зөлфия Фатхуллиналар бик матур итеп мөнәҗәт әйттеләр.  Аларда Аллаһы Тәгалә һәм аның пәйгамбәрләре, үлем һәм үлемсезлек, ахирәт  тормышы чагылыш тапты. Телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертүче авылдашларга бик зур рәхмәт.