Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кулларыма дисбе алдым"

     Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, Печмәнтау авылы мәчетендә "Кулларыма дисбе алдым"исемле әдәби сәгать үткәрдек. Чарада әби - бабаларыбызның үткәне турында сөйләштек, аларның яшәешен, бәйрәмнәрен һәм халык традицияләрен ничек саклап калуларын искә төшердек. Һәрбер катнашучы әбиләреннән калган дисбе тарихлары белән уртаклашты. Мөнәҗәтләр әйттек. Дисбе төрләре, дисбе тарту тәртибе турында сөйләштек. Безнең барлык сорауларыбызга үзенең төпле җавапларын биргән Фагыйлә абыстайга, кичәгә килгән апаларга зур рәхмәтләремне белдерәм