Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ф. Яруллин әкиятләре"

    Иске Ашыт авыл китапханәсендә халык шагыйре, язучы, драматург Ф.Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган “Ф. Яруллин әкиятләре" исемле уен - викторина булып узды. Китапханәче язучы иҗатына багышланган "Аларның тормышы безгә үрнәк" исемле китап күргәзмәсе ярдәмендә Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Язучының һәм аның якыннарының авыр язмышы, күпкырлы иҗат, кыенлыкларга карамастан, яшәргә һәм иҗат итәргә омтылулары турында искә төшерде. Балалар язучының героик тормышы,  балалар әсәрләре белән танышты һәм әкиятләрнең тылсымлы дөньясына чумды. Балалар Ф.Яруллин әкиятләрендә очрый торган мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен укыдык. Аеруча барыбызга да бик тәрбияви эчтәлекле булган "Кояштагы тап" әкияте ошады. Әкият безне әниләрне хөрмәт итәргә, ялганламаска өйрәтте.