Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кояшлы ил-бәхет иле" (Россия көне)

     Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле ­Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде.

      10 июньдә Иске Ашыт авыл китапханәчесе  Россия көненә багышланган китапханә дәресе  үткәрде.

     Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар “Мин Россиядә яшим” уенында катнаштылар. Уен барышында балалар 9 станцияне уздылар. Тукталышларның һәркайсында илебез тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белемнәрен тикшерү белән бергә, балалар Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре турында күп мәгълүматлар да алдылар. Аларга сорауларга җавап бирергә һәм сынау-киртәләрне узарга тәрбиячеләре ярдәм итте.