Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кулларыма дисбе алдым"

   Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, китапханәдә "Ак калфак"лылар белән "Кулларыма дисбе алдым"исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада безнең бабаларыбызның үткәне турында сөйләштек, аларның яшәешен, бәйрәмнәрен һәм халык традицияләрен ничек саклап калуларын искә төшердек.

   Ислам һәм гарәп теле нигезләрен әйдәп баручы мөгаллимә Рәдифә Фәйзуллина катнашучыларга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында сөйләде һәм дисбе тарту, дисбе ясау ысулларын күрсәтте. Мөселман яшәгән һәр йортта диярлек дисбе бар. Кичәбезне "Дисбе - әбием ядъкаре" исемле күргәзмә буенча дисбе төрләре турында сөйләштек. Һәрбер катнашучым үзенең гаиләсендә булган, әбиләреннән ядъкар булып калган дисбеләр турында сөйләп, кичәбез тагын да тарихи истәлекләргә бай булып, рухи азык белән баетылды.

   Үсеп килүче буынны рухи-әхлакый тәрбияләүнең төп аспектлары: ата-аналарга ихтирам күрсәтүче ислам дине кануннарын үтәү, кечеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт, төрле мәдәниятләргә карата толерантлык һәм күршеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә мәрхәмәтлелек сыйфатларына аеруча басым ясалды.

    Чара ахырында төрле дисбе буенча мастер-класс үткәрдек. барлык сорауларыбызга әйдәп баручы мөгаллимә Рәдифә Файзуллинадан дөрес, төгәл җаваплар алдык. Кичәбез бик файдалы булды.