Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Нәрсә ул Холокост?"

    20 январь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Нәрсә ул Холокост? " дип исемләнгән аңлату сәгате узды.
Холокост-инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән"ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар-Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.

    Китапханәче укучыларга ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, шул чордагы бик авыр сынаулар турында сөйләде. Өлкәннәребез дә үз фикерләрен җиткерделәр.

    Чара ахырында барлык катнашучылар Холокост корбаннарын  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.