"Тылсымлы Яңа ел"
Иске Ашыт мәдәният йортында балалар өчен оештырылган чыршы бәйрәме үтә дә матур үтте быел. Балалар да, оныклар да,аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да зур активлык күрсәтеп, биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар, Кыш бабайдан бүләкләр кабул иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройларының – персонажларының шаярулары да балаларга да, әти-әниләр күңеленә дә хуш килде.