Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Шигъри трагедия остасы”

   Иске Ашыт авыл китапханәсендә киң даирә укучылар өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, популяр шагыйрь, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1980) Татарстан халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан ““Шигъри трагедия остасы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрь һәм драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды. Шагыйрьнең шигырьләрен, язучының иҗатына кызыксыну тәрбияләү максаты белән кычкырып уку оештырылды.