Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хыял канатларында"

   Эльмира Шәрифуллинага – 70 яшь.Ул - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә.

    3 июнь көнне лагерьга йөрүче балалар белән “Хыял канатларында” исемле Эльмира Шәрифуллина әкиятләре һәм шигырьләре буенча сәяхәт иттек. Интернет челтәре аша Э.Шәрифуллина иҗатына багышланган “Әдәби марафон” карап үттек, язучының шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштык. Кичәбез ахырында Э.Шәрифуллина сүзләре, В.Агапов көе “Әбием әкиятләре” исемле җырны җырларга өйрәндек.