Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

""Көмеш кыңгырау" юллары буйлап..."

      35 нче номерлы Иске Ашыт авыл китапханәсендә балаларны һәм яшүсмерләрне вакытлы басмалар укуга җәлеп итү кысаларында ""Көмеш кыңгырау" юллары буйлап..." исемле уены-сәяхәте узды. Китапханәче катнашучыларны журналлар һәм газеталар белән, журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштырды. Чара кысаларында яшь укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, тәкъдим ителгән табышмакларга, тизәйткечләргә җаваплар таптылар, игътибарлы булуга тестлар үттеләр, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар. «Көмеш кыңгырау» газетасы буенча кычкырып укулар үткәрелде. Чарага өстәмә булып «Планета периодика» күргәзмәсе белән танышу торды.