Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Рухи мирасыбыз сакчысы" (М. Хабибуллинның тууына 95 ел)

     Иске Ашыт авыл китапханәсендә хикәяче, язучы, публицист М. Хабибуллинның юбилее уңаеннан, "Рухи мирасыбыз сакчысы" исемле әдәби сәгать булып үтте. 5, 8 сыйныф укучылары күргәзмәдән язучының тарихи романнары, томнары белән таныштылар. 

   Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша.

    Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара. Сиксәненче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» һәм борынгы төрки халыкларның тарихына багышланган «Кубрат хан» («Казан утлары», 1984, 8—10 нчы саннар) романнары аның зур иҗади мөмкинлекләре хакында сөйли.

    М. Хәбибуллин көндәлек матбугатта басылган яисә радио, телевидение аша яңгыраган публицистик мәкаләләре һәм чыгышлары белән дә укучыларга яхшы таныш. 1978 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

  М. Хәбибуллин— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.