Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гаилә учагы" нда кунакта

      "Гаилә учагы" журналы китап укучыларымның иң яратып укый торган журналларының берсе. Менә бүген дә без китап укучыларым белән яраткан журналыбыз буенча фикер алыштык. Гыйбрәтле хикәяләрне укып, тормыш турында сөйләштек, аянычлы язмышларны күзалладык. Журналдагы файдалы киңәшләр белән таныштык, аш - су бүлегендәге тәмле ризыкларның пешерү тәртибен язып алдык.