Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Компьютер тычканының туган көне"

Компьютер тычканының туган көне − 1968 елның 9нчы декабре. Быел ул 54 яшьлеген билгеләп үтә.
Әлеге җайланма беренче тапкыр Сан-Францискода узган Компьютер технологияләре буенча бердәм көзге конференциядә тәкъдим ителгән.
Авторы – Дуглас Карл Энгельбарт. Бу вакытта 43 яшьлек уйлап табучы Стэнфорда тикшерү институты каршындагы шәхси фәнни үзәгендә эшли. Компьютер тычканы өчен Энгельбарт 10 мең доллар премия ала һәм шул акчага үзенә өй сала.
Санакларга куела торган әлеге «койрыклы» могҗиза, берникадәр үзгәрешләр кичереп, һаман кешелеккә хезмәт итүдә.
Куркыныч уй
Интернетка керсәк тә без,
Йә уен уйнасак та,
«Тычкан»ны ычкындырмыйбыз,
Без песи булмасак та.

Элек тычканнарны тоткан
Уңган песиләр генә.
Ә бүген «тычкан»ны тота
һәммә кешеләр менә.

Олысы да, кечесе дә
Шул «тычкан»га тотынган.
Күзләр экранга төбәлгән,
Китап кына онытылган.

Кеше «тычкан» тотып кына,
Китапларны онытса,
Гаҗәп түгел, беркөн аңа
Койрык һәм мыек чыкса...

Йолдыз Шәрәпова.