"Иң күңелле чак"(Б.Рәхмәткә-110 яшь)
29 май Бари Рәхмәтнең туган көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе балалар бакчасы белән берлектә табигать кочагында “Иң күңелле чак – балачак” исемле шигырь бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә Бари Рәхмәтнең иң кызыклы шигырьләре укылды, китапларына күзәтү ясалды. Балаларга “Шундый ялкау ул” шигыре аеруча ошады.