Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сердәшчем китап"

     Китаплар кешене яшьтән үк каршы ала һәм гомер буе озата бара. Һәр кешенең өендә китап киштәләрендә яраткан китаплары бар. Ләкин, күз алдыгызга китерегез, китаплар бик күп җыелган һәм өйдә урын юк? Ул чагында аларны кайда сакларга? "Ак каен" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу гаҗәеп урын белән таныштылар. Балалар уен формасында китапханә кагыйдәләре белән таныштылар, китаплар турында табышмаклар чиштеләр һәм китаплардан кызыклы «рецептлар» белделәр. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр, әдәби уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар: «Нәрсәләр, кайсы әкияттән», «Исемнәр», «Күңелле рифмалар», «Сезгә телеграмма» һәм «Әкият геройларын таны» викторинасында катнаштылар. Соңыннан алар китап күргәзмәсеннән үзләренә ошаган китапларны сайладылар. Ахырдан, "Гришкины  книжки" исемле мультфильм карадылар.