Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Иман нуры иңсен күңелләргә"

     Идел буе Болгарстанда ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Иман нуры иңсен күңелләргә" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды.
Очрашуга килүчеләр үзләренә әби - бабаларыннан мирас булып калган истәлек ядкарләренең тарихлары белән таныштырдылар. Кичәбездә мөнәҗәтләр әйтелде, риваятьләр тыңлап үттек.