Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөмбеләдә кунакта"

     20 октябрь көнне Иске Ашыт балалар бакчасында "Сөмбеләдә кунакта" исемле балалар иртәсе булды. Көз кызы Сөмбелә балаларга бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар, табышмаклар алып килде. Балаларның бәйрәменә Яңгырбикә белән Салкынбай  килеп күңелләребезне төшерде. Ике явыз Сөмбеләгә яшәртә торган дару дип,  агу эчереп,  бәйрәмне бозмакчы булдылар. Ләкин яхшылык җиңеп чыкты. Кичәбез бик матур тәрбияви формада дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә әниләр безнең тамашабызны карап, куанып, кул чабып утырдылар.